«Җирнең тарту көчен җиңеп»: танып белү-уен программасы (6+)
10 нчы санлы балалар китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Космонавтика көне һәм космоска кешенең беренче тапкыр очуына 60 ел булуга багышланган танып белү-уен программасы үткәрелде. Космос турында сөйләшү уеннан башка буламы соң?! Чараның икенче өлешендә укучылар «Космик табышмаклар», «Күңелле хәрефләр», «Космик башваткыч», «Космовикторина» һәм «Чит планета рәсемханәсе» станцияләре буйлап сәяхәт кылды. Балалар, ике командага бүленеп, зур мавыгу белән бәйге һәм уеннарда катнашты, кешенең космоска беренче очышы, кояш системасы, серле йолдызлар һәм ерак планеталар турында сорауларга уңышлы җавап бирде. Укучылар космик пиратларның биремен үтәде һәм чит планетасында яшәүчеләрнең портретларын ясады. |